

- Безнең күз алдында тагын бер гаилә туды! Без батыр яугирнең озак вакытлы отпуск вакытында гаилә төзү турында җаваплы карар кабул итүенә һәм үзенең яраткан тормыш иптәше белән никах балдаклары алмашуына шаһит булдык.
Бу союз хәтта сынаулар шартларында да тормышның яктылык һәм шатлык бүләк итүен дәвам итүе билгесе. Бу мәхәббәт һәм тугрылык символы аңа исән — сау өенә-туган иленә, гаиләсенә, аны чиксез көткән һәм яраткан кешеләргә кайтырга ярдәм итсен, - диде Наил Камил улы. Яшь парларга чын күңелдән нык мәхәббәт, какшамас тугрылык һәм тормыш юлының һәр адымында үзара ярдәмләшү телибез. Бәхет һәм тынычлык насыйп булсын, ә язмыш юмарт иминлек һәм якты өметләр бүләк итсен!
Яшь парны без дә ихлас тәбрик итәбез! Котлы булсын туегыз, гел бәхеттә узсын гомер юлыгыз.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.