+21 °С
Болытлы


Илеш районының Тыпый авылында яшәүче Раил Гәрәев махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз умарталыгыннан 30 килограмм бал тапшырган.
Раил Фаварис улы үз гамәле белән якташларына ярдәм итәргә тели, диләр район хакимиятендә.
“Бу зур булмаган ярдәм сугыш авырлыклары аша узучы егетләребезгә көчләрен бераз ныгыту булсын. Без бу авыр көннәрнең тизрәк бетүен, солдатларыбызның исән-сау туган якларына кайтуларын чын күңелдән телибез”, – ди умартачы.