Махсус хәрби операция
4 сентябрь 2025, 15:03

«Ватанны саклаучылар» фонды эшен дәвам итә

«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы гариза бирү тәртибендә инвалид ветераннарны югары мобильлек чаралары – автомобильләр белән тәэмин итә. «Ватанны саклаучылар» фондыннан автомобиль алган барлык махсус операция ветераннары тернәкләндерүнең өстәмә техник чараларына дәгъва итә ала.

«Ватанны саклаучылар» фонды эшен дәвам итә«Ватанны саклаучылар» фонды эшен дәвам итә
«Ватанны саклаучылар» фонды эшен дәвам итә

«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы гариза бирү тәртибендә инвалид ветераннарны югары мобильлек чаралары – автомобильләр белән тәэмин итә. «Ватанны саклаучылар» фондыннан автомобиль алган барлык махсус операция ветераннары тернәкләндерүнең өстәмә техник чараларына дәгъва итә ала.

Шушы көннәрдә Күмертау шәһәреннән СВО ветераны Радик Йосыпов шундый техник тернәкләндерү чарасы алды. Радикка шулай ук «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалында бирелгән кул идарәсендәге автомобильне колясканы урнаштыру өчен автомат күтәргечле махсус багажник белән җиһазландырып биргәннәр. Хәзер бөкләнгән колясканы күтәрү һәм төшерү нибары 45 секунд вакыт ала. Коляска түбәдә урнаша һәм салонда яки багажникта урын алып тормый. Эшләнмә барлык сынауларны узган, кирәкле сертификатлары һәм завод гарантиясе 1 ел.

Еш кына фондка хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алуда, ярдәм чараларын билгеләү өчен, СВОда катнашу белән бәйле федераль һәм төбәк түләүләре буенча сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Фонд филиалы медицина психологына көндәлек консультацияләр, табиблар кабул итү һәм юридик консультацияләр оештыра, үз карамагындагыларга яңадан укыту һәм эшкә урнашуда ярдәм күрсәтә.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас