

“Без тынычлык өчен көрәшәбез”.
Аблай авылының нәкъ уртасында тирә-якка ямь биреп, үзенә тартып торучы урын бар. Ул – Җиңү паркы. Кулына автоматын кысып тоткан солдат һәйкәленең ике ягындагы стелада Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан яугирләрнең исем-шәрифләре теркәлгән. Алар яулаган Җиңү тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, батырлыклары яшь буынга үрнәк булып тора.
Исемнәре мәңгелек данга күмелгән каһарманнарның дәвамчылары – кыю йөрәкле, курку белмәс ир-егетләр махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк ут эченә юлланды. Аблай авылыннан киткән яугирләр арасында Рөстәм Вәлиев та бар. «Татарин» позывнойлы якташыбыз алгы сызыкта – инженер-сапер ротасында хәрби бурычын үти. Юкка гына: “Батыр егет – яу күрке”, –димиләр. Ифрат куркыныч алышларда күрсәткән батырлыгы өчен яугир егет медальләр белән бүләкләнгән.
Рөстәм үзенә уңайлы вакытта якыннары белән бәйләнешкә чыга. Хәрби хезмәте, яудашлары, туган ягыннан килгән гуманитар ярдәм хакында кыска кына сөйләп үтә, үзе өчен борчылмаска куша. "Без тынычлык өчен көрәшәбез. Көтегез. Җиңү яулап кайтырбыз...”
– Улымның шушы сүзләре иңнәремә канатлар куя, күңелем тынычланып, сабырланып кала. Бергә хезмәт иткән егетләрнең бик дус-тату булулары өчен сөенәм. Ут эчендә бер-берсенә ярдәмләшеп, аралашып, кайгыртучанлык күрсәтеп, алар үз бурычларын үтиләр. Берүк инде исән-сау булсыннар, – ди Раушания, яшьле күзләрен сөртеп. – Улымның балачак, мәктәп елларына, армия хезмәтенә кагылышлы фотосурәтләрен карап, сагынуларымны басам.
Бик күп аналар кебек, Раушания да бүген барысы өчен дә ут йотып яши. Теләкләрен теләп, яхшы хәбәрләр генә көтеп, һәр көнне яраткан эшен башкара.
белән шөгыльләнәм. Атнасына өч мәртәбә Чакмагыш, Кушнаренко, Благовар районнарына караган авылларга барып, көндәлек кирәк-ярак белән сату итәм. Руль артында үзем. Минем килүемне һәркайда көтеп торалар.
Тырышлыгы, эшсөючәнлеге белән хезмәт ветераны исеменә, район кулланучылар җәмгыятенең, Үрнәк, күрше Кушнаренко районының Бакай авыл биләмәсе хакимиятләренең күпсанлы мактау һәм Рәхмәт хатларына лаек булган Раушания. Туган авылында үткәрелгән барлык чараларда, яугирләргә гуманитар ярдәм җыюда ул актив катнаша. Рөстәм дә ялга кайткан чакларында игелекле эшләр башкарган, Җиңү паркын ямьләүдә үз өлешен керткән.
Йөрәкләрен сызлаткан сынауның авырлыгын тыныч тормыш хакына газизләрен сугышка озаткан аналар гына белә. Алар – түзем дә, сабыр да, ныклы рухлы да. Һәр аткан таңны якты өмет, зур ышаныч белән каршылыйлар. Ил өчен горурлык булырлык уллар үстергән аналарның һәркайсы рәхмәт сүзләренә һәм хөрмәтнең ин олысына лаек.
Мөнирә Әнвәрова.
Чакмагыш районы.