Махсус хәрби операция
3 сентябрь 2025, 13:54

Башкортстан Башлыгы контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләү вакытын озайтты

Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашуга контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум түләүләрнең гамәлдә булуын агымдагы елның 30 сентябренә кадәр озайтты.

Башкортстан Башлыгы контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләү вакытын озайттыБашкортстан Башлыгы контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләү вакытын озайтты
Башкортстан Башлыгы контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләү вакытын озайтты

Үзгәрешләр Башкортстан Башлыгының хәрби хезмәт узучы затларга өстәмә социаль ярдәм чаралары турындагы Указына үзгәрешләр республиканың хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылды. Элегрәк Башкортстан Башлыгы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкына бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең гамәлдә булу вакытын август ахырына кадәр озайтканы билгеле булган иде.

Республикада контракт нигезендә яу кырына китүче иптәшләргә түләүләр күләме 1 миллион сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә МХО зонасында хезмәт итәргә теләүчеләргә бер мәртәбә түләү күләме 1 700 000 сум. Шуның 1 300 000 сум күләмендәге акча - республикадан, калганнары федераль дәрәҗәдә каралган.

Моннан тыш, Башкортстанда махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен 50дән артык ярдәм чарасы гамәлгә куелган.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Башкортстан Башлыгы контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләү вакытын озайтты
Башкортстан Башлыгы контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләү вакытын озайтты
Автор:
Читайте нас