

Узган ялларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Донбасста булды. Анда ул “Башкортостан” полкы хәрбиләре белән очрашты һәм аларның яшәү шартлары белән танышты.
РФ Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы, Башкортстанның “Ирләр коры” оешмасы рәисе Зариф Закир улы Байгускаров әйтүенчә, читтән караганда, Радий Хәбировның МХО зонасына даими сәфәрләре аның эшенең бер өлеше булып тоелырга мөмкин.
– Ләкин вакыйгаларның үзенчәлеген аз гына булса да аңлаган һәркем шуны белә: бу – эш түгел, бу – характер чагылышы, – диде ул. – Алгы сызыкта “рәсми сәфәрләр” булмый. “Тасма артына” чыгуның һәрберсе – хәвеф. Бу адымга һәркем бара алмый. Әмма Радий Фәрит улы бара. Ул безнең егетләрнең күзләренә карарга, үзләре әйткәнне тыңларга, кулларын кысарга һәм, иң мөһиме – барлык үтенечләрне һәм проблемаларны шәхсән ишетергә бара. Бу – “фильтрсыз” әңгәмә, һәм ул кыйммәт тора. Сугышчылар тарафыннан чын хөрмәт нәкъ менә шулай туа. Алар аны тылдагы югары дәрәҗәле түрә итеп түгел, ә үзләренең ышанычлы һәм ныклы командиры итеп күрәләр.
Радий Хәбиров үзенең “Тимер” позывноен сүздә түгел, ә эштә раслый. Аның кыюлыгы һәм фронт тормышының авырлыгын сугышчылар белән уртаклашырга әзерлеге зур ихтирам уята.
Бу сугышта ике фронт бар: берсе сугыш яланы булса, икенчесе – тылда. Радий Фәрит улының ике юнәлештә дә эшләве – безнең уртак эшебезгә зур өлеш кертү ул. Республика үзен бердәм команда итеп хис иткәндә, тыл һәм фронт бер-берсен ярты сүздән аңлаганда нәкъ әлегедәй ныклы элемтә корыла.
***
Исегезгә төшерәбез: Радий Хәбиров сугышчылар белән очрашуда ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
“Без алгы сызыкка җибәргән гуманитар йөкләр күбесенчә аларның гаризалары буенча формалаша, ләкин миңа сугышчыларның фикерләрен шәхсән үзләреннән ишетү мөһим иде”, – диде ул. Егетләр ярдәм өчен, бигрәк тә республикада җитештерелә торган дроннар өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларны күбрәк җибәрүне сорадылар. Радий Фәрит улы сугышчыларның үтенечләрен язып алды һәм алар “һичшиксез эшләнәчәк” дип ышандырды.
Очрашуда республика җитәкчесе яугирләргә лаеклы бүләкләр тапшырды, аларның туганнары һәм якыннары янына барырга, кирәк булганда ярдәм итәргә вәгъдә итте. “Озак көтелгән Җиңүне тиздән бергә бәйрәм итәрбез дип ышанам”, – дигән теләге белән уртаклашты ул.
Радий Хәбиров Донбасска сәфәренә нәтиҗә ясап, бу сәфәр бик кирәк иде дигән фикерен җиткерде. “Тәү чиртта ул безнең хәрбиләргә ярдәмнең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен дә кирәк иде. Без бүген Ватанны саклаучы барлык егетләр белән горурланабыз, алай да безнең “Башкортостан” полкы – аерым горурлык”, – диде төбәк җитәкчесе.
Әйткәндәй, бу юлы сугышчылар Радий Хәбировка “Тимер” позывное биргәннәр. Ул әлеге вакыйга белән горурлануын һәм моннан соң “гомеренең ахырына кадәр "Тимер" булачагын” әйтте.