Махсус хәрби операция
1 сентябрь 2025, 11:54

Батыр йөрәкле хатын-кыз «Башкортстан Геройлары»ның икенче этабына үтте

Зинера Слабожанко — Уфаның Калинин районында яшәүче, хәрби фельдшер һәм махсус хәрби операция ветераны.

Батыр йөрәкле хатын-кыз «Башкортстан Геройлары»ның икенче этабына үттеБатыр йөрәкле хатын-кыз «Башкортстан Геройлары»ның икенче этабына үтте
Батыр йөрәкле хатын-кыз «Башкортстан Геройлары»ның икенче этабына үтте

Ул «Башкортстан Геройлары»кадрлар программасының икенче этабына үткән өч хатын-кызның берсе. Зинера апа 22 ел дәвамында тормышын хәрби шартлардагы медицина хезмәтенә багышлый: шәфкать туташы булып эшли һәм Чечняда, Сириядә һәм махсус хәрби операция барышында яугирләрнең гомерләрен саклап кала. Батыр һәм фидакяр Зинера ханым яралыларны ут сызыгыннан берничә тапкыр алып чыкты һәм күп кенә солдатларга исән калырга ярдәм итте, дип хәбәр иттеләр Уфаның Калинин районы хакимиятендә.

"Хәрбиләр белән аралашу аны программада катнашуга гариза бирергә этәргән. «Башкортстан Геройлары» программасы катнашучыларга яңа офыклар ача, белем, тәҗрибә, яңа күнекмәләр һәм туган якка тыныч тормышта хезмәт итүләрен дәвам итәргә мөмкинлек бирә", ди ул.

Исегезгә төшерәбез, «Башкортстан Геройлары» проекты февральдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Геройлар вакыты» федераль инициативасының төбәктәге дәвамы буларак эшләтеп җибәрелде. Программада махсус хәрби операциядә хезмәт аша узган гамәлдәге һәм демобилизацияләнгән хәрбиләр катнаша ала.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ".

Батыр йөрәкле хатын-кыз «Башкортстан Геройлары»ның икенче этабына үтте
Батыр йөрәкле хатын-кыз «Башкортстан Геройлары»ның икенче этабына үтте
Автор:
Читайте нас