

"Радий Хәбировны мин күптән, 10 елдан артык беләм, һәм ул һәрвакыт үтә мөһим, хәтта куркыныч бурычларны хәл итүдә катнашкан кеше буды, мәсәлән, Кырымны Русия составына кайтару операциясендә.
Һичшиксез, СВО вакытында да ул шәхси кыюлык күрсәтә. Ул хәрби бәрелешләр сызыгына 10-15 километрга кадәр барып җитте, ә бу дроннар өчен якын ара булуын искә алганда, бик хәвефле зона. «Хаймарс» лар һәм башка кораллар турында әйтеп тә торасы юк. Теләсә кайсы сәяси эшлекленең бирегә килүе дошманның кызыксынуын уята. Аларны юк итеп, хәрби шау-шу булдырырга тырышалар. Бу - билгеле факт.
Әлбәттә, куркынычлар зур, һәм һәр сәясәтче сәфәрнең максатка ярашлылыгын үзе хәл итә. Икенче яктан, төбәктән хәрби хезмәткәрләр үзләренә җитәкче килүен күргәч, бу - алар өчен зур ярдәм. Һәм төбәк халкы өчен бу мөһим, шул исәптән контрактка кул куючылар өчен дә. Бу - үзебезнекеләргә ярдәм итү өчен аңлы рәвештә ясалган хәвефле адым", - ди Максим Григорьев.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.