Махсус хәрби операция
31 август 2025, 12:26

Фронтка ярдәм итүдә җәмгыятебез берләшкәндә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров янә махсус операция зонасына барды. Бу җәһәттән танылган җәмәгать эшлеклеләре фикерләре белән дә уртаклашты.

Фронтка ярдәм итүдә җәмгыятебез берләшкәндәФронтка ярдәм итүдә җәмгыятебез берләшкәндә
Фронтка ярдәм итүдә җәмгыятебез берләшкәндә

Русия Герое Сергей Тулин:

"Ул-чын ир-ат. Безнең хәрбиләр бөтен мәсьәләләрен хәл итәрләр, госпитальдәге яралы солдатларга ярдәм итәрләр, дип ышаналар. Киләчәккә ышаныч — безнең яугирләргә иминлек һәм тынычлык өчен көрәшергә мөмкинлек бирә. Бу эш өчен бик зур рәхмәт".

БР Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов:

"Даими сәфәрләр Ватандагы хәлләр турында белгән хәрбиләрнең үзләре өчен дә, безнең өчен дә, тыл өчен дә, бердәмлегебез өчен дә мөһим".

Шәйморатов исемендәге Волонтёрлар штабы җитәкчесе Эльвира Мацкевич:

"Радий Хәбиров — МХО зонасына еш йөри һәм яугирләр белән шәхсән очраша. Шуңа күрә дә аларны безнең Башлыкны ихтирам итәләр һәм дошманны җиңгәннән соң туган ягыбыз хакына эшләүләрен дәвам итәчәкләр".

"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина:

"Без көн саен аралашкан батыр ир-егетләр республика җитәкчелегенә игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәләр".

Радий Фәрит улы гадәттәгечә яугирләребез белән очрашты, уңышка ирешүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды һәм шефлыкка алынган территорияләрне тергезүнең ничек баруын тикшерде. 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фронтка ярдәм итүдә җәмгыятебез берләшкәндә
Фронтка ярдәм итүдә җәмгыятебез берләшкәндә
Автор:
Читайте нас