Әлеге язмам гомеренең ахырынача хәрби антына тугры калып, батырлык үрнәге күрсәтеп һәлак булган, бар гомерен район “Маяк” гәзитенә багышлаган ветеран-журналист Гөлфинә Сәлимованың улы Айдар Тимерханов турында. Айдар 1981 елның 23 октябрендә туган. Кечкенәдән теремек, тырыш булып үсә. Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәпкә укырга керә.
– 1992 елда Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәптә математиканы тирәнтен өйрәнү сыйныфы ачылды. Айдарга бу сыйныфта уку бәхете тиде. Бирегә белемгә омтылган балалар җыелды. Шуңа күрә тәртип бозулар булмады, чөнки һәр укучы белем алырга омтылды. Айдар һәрвакыт дәресләргә әзер булып килде. Мәктәпне тәмамлагач, ул база белемнәренә ия булды, бу аңа теләгән югары уку йортына уңышлы укырга керергә һәм аны тәмамларга ярдәм итте.
Мәктәптә даими рәвештә төрле чаралар уздырылып, Айдар анда бик теләп катнашты, яңа идеяләр тәкъдим итте. Ул иптәшләре белән уртак тел таба белде, фикерләрен ышаныч белән белдерде һәм теге яки бу проблемаларны хәл итүдә үз вариантын яклады.
Походка чыккач та Айдар беренчеләрдән булып әйберләрне ташырга ярдәм итте, учак ягарга булышты. Учак янында гитарада уйнап, җырлар җырларга бик тә яратты. Аның белән һәрвакыт һәм һәркайда җиңел булды. Айдар үзенең чыдамлыгы һәм буйчанлыгы аркасында төркемнең лидеры иде. Моннан тыш, ул рәсем ясарга, табигатьне күзәтергә һәм аның матурлыгын табарга ярата иде. Аның иҗади эшләре еш кына балалар күргәзмәләрендә урын алды.
Айдар әнисен, энесе Азаматны бик тә яратты. Безнең хәтердә ул мәңгегә тугры, патриот, игелекле, якты һәм ышанычлы, олы йөрәкле кеше булып саклана. Үзенең кыска гомере эчендә безнең йөрәкләрдә тирән эз калдырды. Аны югалту мәктәп коллективы, сыйныфташлары һәм минем өчен бик тә авыр булды, һаман да ышанасы килми, – дип искә ала батыр якташыбызның сыйныф җитәкчесе, СССРның халык мәгарифе отличнигы Флүрә Баязитова.
2001-2006 елларда Айдар Рәфис улы Башкорт дәүләт университетында укый. Икенче югары белемне Уфа дәүләт нефть техник университетында инженер белгечлеге буенча ала. Үз теләге белән армия сафларына юллана һәм Ерак Көнчыгышта артиллерист булып хәрби хезмәтен үтә. Аннары Русиянең төрле төбәкләрендә нефть-газ предприятиеләре төзелешендә эшли.
2012-2013 елларда Айдар Казанда “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә, 2013-2014 елларда “Илеш” телерадиокомпаниясендә телеоператор булып эшләде. Авылларга, хуҗалыкларга репортажлар оештырырга, райондагы чараларны яктыртырга бергәләп чыга идек. Ул һөнәрен яратып, җиренә җиткереп, зур җаваплылык белән төгәл итеп башкарды. Ул район, хәтта республика өчен мөһим булган кадрлар төшерде. Ә районыбызның күпме яхшы кешеләре, аларның фидакарь хезмәте турындагы тапшырулар, котлаулар зәңгәр экраннарда дөнья күреп, райондашларыңа шатлык-сөенечләр өстәгәндер, көч һәм дәрт биргәндер?!..
Айдар иҗади шәхес иде, шигырьләр язды, аларның күбесе төрле басмаларда басылып чыкты. 2023 елда ул Ватаныбыз сагына баса. Контракт төзеп, үз теләге белән Украинадагы махсус хәрби операциягә юллана.
– Айдарым 2023 елның гыйнварында Дондагы Ростов шәһәренә эшкә китәм дип кайтты. Берничә көндә җыенып чыгып та китте. Баштагы мәлләрдә еш кына телефоннан шалтыратып хәлемне белеп торды, үзе өчен кайгырмаска кушты. Тик аның кайда йөргәнлеге ел ярымнан соң гына билгеле булды. Оборона министрлыгы белән килешү төзеп сугышка киткән улым. Авыр яралананып госпитальгә эләкмәсә, белмәс идем дә, – дип ул көннәрне исенә төшерде газиз ана берчә горурлык, берчә йөрәгендәге ярасы тагы кузгалып.
Әйе, Айдар гомер буе үзен сугышчы булырга әзерләгән кебек. Кече яшьтән спорт белән шөгыльләнә, күпне белергә, күпне өйрәнергә, үз куллары белән эшләп карарга омтыла. Малайлар белән уйнаганда яралар алып кайтса да елап, җебеп тормый. Армия хезмәтенә дә үзе теләп китә. Гомумән, нинди авырлыклар кичерсә дә, зарланмый, сиздерми.
Госпитальдән соң Айдар туган авылына әнисе янына кайта. Бераздан тагы сугышка юллана. “Кайтам мин, әнием, кайтам, бәлки бер кулым яисә бер аягым булмас, әмма кайтам,” – дип әнисе белән хушлашып юлга кузгала. Ана белән улның соңгы кысып кочаклашуы була бу...
Ни хәл итмәк кирәк, мондый югалтулардан соң да тормыш дәвам итә, әмма бу хәсрәтләр бер минут та кеше күңеленнән чыкмый, вакыт үтү дә бу кайгыны җиңеләйтми, күрәсең. Гөлфинә Мирзаян кызы белән нинди генә темага сөйләшә башласак та, сүзнең ахыры Айдарга, аның бик кыска, әмма мәгънәле тормышына, батырларча һәлак булуына килеп төртелә, ананың күзләренә яшь тула. Аяныч, әмма яшәеш чынбарлыгы шундый – ана йөрәгендәге яра төзәлми, мондый хәсрәт аның чәчләренә чал төшерә, битләренә тирән сызыклар сала...
“Билгеле, илгә авырлык килгәндә башлап ир-егетләр иңбашын куярга тиеш. Ул элек-электән килгән гадәти күренеш. Ир бала табып үстергән һәр ана моны яхшы аңлыйдыр дип уйлыйм. Улым Айдар илебез иминлеге өчен һәлак булды. Минем горурлыгым ул. Ләкин улымны югалту кайгысының әле дә бер минутка да басылганы юк. Мондый авыр кайгы беркемнең дә өенә кермәсен”, – ди Гөлфинә Мирзаян кызы.
Әйе, язмышны төзәтеп, маңгаеңа язылганны үзгәртеп булмый диюләре хактыр. Кыска гына яшәү дәвереңдә күпме яхшылыклар эшләп, игелекле гомер кичереп, үзе турында якты эз калдырып китте Айдар. Иҗат үрләренә күтәрелеп кенә барган чагы иде дә бит. Сугыштан кайткач китап язармын, – дигән була ул. Насыйп булмады. Ә Айдарның иҗади җанының истәлеге булып, төрле елларда язган шигырьләре калды. Гөлфинә Сәлимова аның язмаларын туплап йөрәк парәсенең якты истәлегеңә багышлап китап чыгарырга уйлый.
Акыллы, тәртипле егет тормышта үз юлын тапкан, әнисенең, энесе Азаматның, якыннарының ныклы таянычы, биргән антына тугры булган, безнең тынычлык өчен үз гомерен аямаган Айдар Тимерханов илешлеләр күңелендә мәңге сакланыр, онытылмас, аның батырлыгы яшь буын өчен зур горурлык, үрнәк булып тора.
Лира ГӘРӘЕВА.