

Ул үз эченә мобиль мунчалар, төзелеш материаллары, внедорожниклар һәм башкорт дроннарын алган. Адреслы ярдәм 30 хәрби бүлекчә өчен билгеләнгән, алар арасында «Башкортостан» полкы, Шайморатов, Доставалов һәм Салават Юлаев батальоннары да бар. Шулай йөк составында автомобильләр, мотоцикллар, төзелеш материаллары, бәрмә дроннар һәм шәхси посылкалар булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев:
— Ярдәм алу мизгелләре һәрвакыт күңелле, ярдәм мөһим. Запас частьләр, төзелеш материалларын алып бардык. Хәзер кышка әзерлек башлана. Ләкин, көн саен батыр якташларыбызның Җиңү белән өйгә кайтуларын көтәбез, — дип ассызыклады Илнур Вилмер улы.
Туган яктан килгән кайнар сәламнәр, күчтәнәчләр тынычлык өчен көрәшүче якташларыбызга күңел җылысы булып барып ирешер һәм аларга рухи көч өстәр, дип ышанабыз.
Юлай НИЗАЕВ.