

2022 елның октябрь аеннан 2023 елның сентябрь аена кадәр РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзегән ирекмәннәргә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы алу мөмкинлеге бирелә.
Русия Хөкүмәтеннән хәбәр итүләренчә, болар РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча эшләнгән. “Алар батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, безнең илнең мәнфәгатьләрен яклауда катнашты, - дип белдергән РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин. Дәүләт Думасы бу мәсьәлә белән икенче атнада шөгыльләнә башлаячак. Депутатлар да, сенаторлар да закон проектын оператив рәвештә кабул итәрләр дип ышанам. Яугирләр үзләренә тиешле льготалар белән куллана алырга тиешләр”.
Чыганак: bashinform.ru