Махсус хәрби операция
29 август 2025, 05:31

Аларның исеме мәңгелек

Балтач районының Мишкә авылында Олег һәм Алексей Янубаевларның якты истәлегенә обелиск ачылды.

Аларның исеме мәңгелекАларның исеме мәңгелек
Аларның исеме мәңгелек

Балтач районының Мишкә авылында Олег һәм Алексей Янубаевларның якты истәлегенә обелиск ачылды.

МХО зонасында һәлак булган геройларның исеме авылдашларының күңелендә яшәячәк.

Обелиск ачылу тантанасына Янубаевларның якын туганнары, МХО яугире, РФ Кораллы Көчләре полковнигы Янычар, авылдашлары килгән иде. Алар бер минут тынлык белән һәлак булучыларны искә алды.

Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бу һәйкәлнең илнең якты киләчәге өчен башын салганнарга тирән ихтирам булуын белдерде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас