Махсус хәрби операция
27 август 2025, 16:09

Яугирләрне серле портретлары саклыймы?

Юрий Сивачев – СВО зонасына мобилизацияләнгән беренче рәссам дисәк, хилафлык булмас.    

Яугирләрне серле портретлары саклыймы?Яугирләрне серле портретлары саклыймы?
Яугирләрне серле портретлары саклыймы?

Юрий Сивачев – СВО зонасына мобилизацияләнгән беренче рәссам дисәк, хилафлык булмас.

 

 

 

Махсус операция башланыр алдыннан ул Мәскәүдән Дондагы Ростовка күченә, Греков исемендәге сәнгать училищесына укытучы булып урнаша. 2022 елның көзендә повестка ала. “Качарга уем да булмады, мин иртән үк военкомат янында басып тора идем”, – диде бүген Уфа “Нур” театрында актерлар белән очрашуда фронтовик рәссам.

Арытаба хәрби укулар, полигон һәм беренче хәрби биремнәр... Ләкин монда язмыш кече сержант Сивачев тормышына тагын да яктырак буяулар өстәргә карар кыла - һәм аны яңа гына формалаштырылган беренче  иҗади фронт бригадасына кертәләр – анда рәссам кирәк була.

Шул көннән башлап  “Колонок” кушаматы алган рәссам алгы сызыкны сурәтләргә күчерә башлый. Аның рәсемнәрендә кан, сугыш яралары юк. Ул иптәшләрненең портретларын ясый, сугышның тынып торган мәлләрен, солдатларның ялын сурәтли. Бүгенг көндә аның күргәзмәләре дистәләгән урында бара. “Нур” театры тамашачылары да аларны күрәчәк.

  Рәссам кулы белән йөзләгән портрет ясалган. Һәм иң кызыгы шунда, “Колонок”  портретын ясаган егетләр исән! Бу адәм ышанмаслык хәлме, ниндидер серме, бу хакта алдарак ачарга тырышырбыз. Ә бүген ул актерларга күп яңалыкларны, солдат тормышын аңлатыр серләрне ачты, киңәшләр бирде.

Аның язмышында төрле хәлләр булган, сугышның чын йөзен күргән рәссам ничек тарихны булдыр, ул хакта гәзиттә тулырак укырсыз.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас