Махсус хәрби операция
25 август 2025, 12:37

Сугыш кырында да җырның төрлесе кирәк

Аларда туган йорт җылысын табалар.

Сугыш кырында да җырның төрлесе кирәкСугыш кырында да җырның төрлесе кирәк
Сугыш кырында да җырның төрлесе кирәк

Аларда туган йорт җылысын табалар.

 

 

Бүген Уфада Совет мәйданында Русиянең иң данлыклы, билгеле җырларының берсе «Матушка-земля» хиты яңгыраячак.

Популяр җырны Русия Геройларына багышланган «Безнең маяклар»кичәсендә Екатеринбургтан Үзәк хәрби округының җыр һәм бию ансамбле солисты Амелия Вольхина башкарачак.

Концерт белән Башкортстанда Армия мәдәнияте көннәре программасы дәвам итә.

Мәртәбәле кунаклар арасында-СВОда катнашучылары да бар.

– Яулар барган җирләрдә Татьяна Куртукованың “Матушка-земля" җырын һәрвакыт яхшы кабул итәләр. Бу сугышчылар арасында чын хит. Моннан тыш, композиция СВОда тыныч тормыштагыга караганда иртәрәк хитка әверелде. Анда солисткалардан кем генә булмасын, аны барысы да җырлый, – ди кыз.

Шунысы игъбтибарга лаек, башта кызлар-артисткалар хәрби формада йөргәннәр. Ләкин соңрак гражданнар киемендә чыгыш ясый башлаганнар, чөнки сугышчылар хаки төсендәге киемнәрдән бик арыйлар. Шул ук сәбәп аркасында егетләргә кайвакыт патриотик җырлар түгел, ә гадирәк, гади тыныч тормыштан җырлар кирәк була

- Репертуар төрле. Программаны концерт барышында да үзгәртә алабыз. Ә кайчагында яугирләр үзләре сәхнәгә җырларга чыга. Мондый очракларда без сугышчыларга рәхәтләнеп кушылып җырлыйбыз, – ди ул. - Ә кайчакта мин «Киез итекләр» җырын башкарам һәм берәр егетне биергә чакырып алам. Ул чагында сугышчылар инде миңа түгел, ә хезмәттәшләренә кул чабалар. Концерттан алган тәэссоратлар егетләрдә озак саклана. Сугышчылар өчен бу яхшы разрядка. Безнең төп миссиябез-хәрбиләргә ярдәм итү, аларга ниндидер якты, җылы, туган йортның бер өлешен җиткерү.

 

Фото: Молодежная газета.

 

Сугыш кырында да җырның төрлесе кирәк
Сугыш кырында да җырның төрлесе кирәк
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас