

Аскар Абдразаковны Оборона министрлыгы медале белән бүләкләделәр.
Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Әскәр Абдразаков Русия Федерациясе Оборона министрлыгының «Халыкка ышаныч һәм хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы Армия мәдәнияте көннәре кысаларында «Безнең маяклар» концерты вакытында булды. Югары бүләкне Русия Герое Денис Чернавин тапшырды: - Алгы сызыктагы егетләргә сезнең ярдәмегез бик кирәк. Барыгызга да — мәдәният эшлеклеләренә, хәрби хәбәрчеләргә, волонтерларга — безнең белән бергә җиңүгә ярдәм итүегез һәм аны якынайтуыгыз өчен рәхмәт. Сезнең өлеш-бәһасез!
Оборона министры урынбасарының рәхмәте белән башка мәдәният эшлеклеләре дә бүләкләнде: Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле директоры Нәзир Байегетов, «Башкортстан" телерадиокомпаниясе» танып белү программалары редакциясе җитәкчесе Гүзәл Хәмитова, сәхнә осталары берлеге рәисе Рамил Бадамшин һәм «Кәрван-сарай» төркеме солисты Заһир Исәнчурин. Шулай ук Оборона министрлыгының Рәхмәтенә Ә.З. Вәлиди исемендәге БР Милли китапханәсе директоры Марат Зөлкарнәев һәм безнең якын дустыбыз, филармония музыканты Радик Динахметов та лаек булды Тантанада алар катнашмады,чөнки әле алар махсус операция зонасында. Бүләкләрне аларга якын арада тапшырачаклар.