Махсус хәрби операция
25 август 2025, 12:11

13 яшьлек кыз иң яшь башкаручы булачак

26 һәм 27 августта патриотик җыр конкурсы узачак.

13 яшьлек кыз иң яшь башкаручы булачак13 яшьлек кыз иң яшь башкаручы булачак
13 яшьлек кыз иң яшь башкаручы булачак

26 һәм 27 августта патриотик җыр конкурсы узачак.

 

«Геройлар вакыты» конкурсында иң яшь катнашучы булып Саратовтан 13 яшьлек мәктәп укучысы танылды.

26 һәм 27 августта Уфада Совет мәйданында дүртенче «Геройлар вакыты» Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсы узачак. Быел ул масштаблы вакыйга — Армия мәдәнияте көннәренә багышланган. Фестиваль катнашучыларның географиясен ышанычлы рәвештә киңәйтә – бу юлы оештыру комитетына илнең 31 төбәгеннән 232 гариза килгән.

 

Конкурс төрле яшьтәге авторлар һәм башкаручылар катнаша алуы белән дә кабатланмас. Әйтик, 2025 елда иң яшь катнашучы Саратовтан 13 яшьлек мәктәп укучысы Елизавета Саксельцева булачак. Ул тамашачылар хөкеменә үз иҗат иткән «Наша маленькая планета» җырын тәкъдим итә.

Ярымфиналга Улан-Удэ, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Сарытау кебек шәһәрләрдән барлыгы 19 катнашучы керде.

Хөрмәтле дуслар, Совет мәйданы кунакларны 26 һәм 27 августта көтә.

Башлана 18.00 сәгатьтә. Керү ирекле. 0+.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас