Махсус хәрби операция
24 август 2025, 17:35

Яугиргә ярдәм күрсәткәннәр

Махсус хәрби операция башлану белән Хәйбулла якларында һәркем кулынан килгәнчә яугирләргә ярдәм итә, гуманитар ярдәм туплауда да өләшен иңдерә. Шулай ук яугир гаиләләре дә игътибар үзәгендә.

Яугиргә ярдәм күрсәткәннәрЯугиргә ярдәм күрсәткәннәр
Яугиргә ярдәм күрсәткәннәр

Хәйбулла районының Олы Әбеш авылында яшәүчеләр дә үзләренең батыр яугирләрен онытмый. Мәдәният йорты, җирле китапханә, авыл Советы биләмәсе һәм мәктәп хезмәткәрләре, һәм гомумән  авылдашлары җыелып махсус операциядә катнашучы яугир – Илһам Солтан улы Байгилдинның ишек алдында, йортында өмә үткәргән.

«Илһам Солтан улы өченче ел хезмәт итә. Авылдашлары ел да күмәкләшеп, дәррәү ихлас итеп өмәдә катнаша. Ишек алдын чистартып, йорт-курасын төзекләндереп, өйен матурлап ярдәм итәләр. Яу кырындагы солдатыбыз ялга кайткан чакта һәр беребезгә олы рәхмәтен җиткерә. Ил сагында торган каһарманга олуг хөрмәт белән карыйбыз. Туган авылында өе, ишек алды һәрвакыт тазартылган, пөхтә булсын, елмаеп, балкып көтеп торсын. Авылдашларының игътибары аңа көч-куәт бирсен! Туган төяккә, туган нигезенә исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын», — ди авыл мәдәнияте өчен җан атып эшләүче Айгөл Әминева.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: авыл мәдәният йортының социаль челтәрләрдәге төркеме.

Яугиргә ярдәм күрсәткәннәр
Яугиргә ярдәм күрсәткәннәр
Автор:
Читайте нас