

Сәлихҗан Әхмәтсафа улы үзе дә — үзара ярдәмләшүнең ачык үрнәге булып тора, районда актив иҗтимагый тормыш алып бара, гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә.
Фестивальдә «СВОя семейная гостиная» түгәрәк өстәле кысаларында республиканың баш хәрби комиссары Михаил Блажевич Сәлихҗан Зариповка «Русия халыклары Ассамблеясе» Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының республика бүлекчәсенең «Ватанны саклаучының атасы» иҗтимагый медален тапшырды.
— Минем улларым төрле хәрби частьлардә хезмәт итә, — дип сөйләде хәрбиләрнең әтисе. — Эльвирга да, Илмирга да батырлык өчен бүләкләр бирелгән. Аларның хәрби юлы — безнең тарихыбыз, батырлык һәм каһарманлык үрнәге. Алар: «Без бармасак, Ватаныбызны кем саклар?» диләр. Балаларым белән горурланам, гарчә алар инде балалар түгел, ә чын ирләр булып үсеп җиттеләр. Җиңү безнең кулда булачак!
Сәлихҗан Әхмәтсафа улы шулай ук Армия мәдәнияте көннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
— Миңа барысы да ошады, — ди ул. — Бу горурлык, рәхмәтлелек һәм шатлыкның аерым бер мизгеле. Бик җылы атмосфера. Кешеләрнең хезмәтен бәяләүләре бик күңелле.
Юлай НИЗАЕВ.