Махсус хәрби операция
24 август 2025, 11:16

Чын ватанпәрвәрләр алар

Чакмагышлылар батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, махсус хәрби операциядә куелган бурычларны намус белән үтиләр. Алар безнең заман геройлары!     

Чын ватанпәрвәрләр аларЧын ватанпәрвәрләр алар
Чын ватанпәрвәрләр алар

Алар арасында ике туган — Дмитрий һәм Сергей Митрофановлар, аннары Артем Байбулдин бар. Бу яугирләр барсы да Юмаш авылыннан. Алар лаеклы хезмәт итәләр һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Күптән түгел, кыска вакытлы отпускы вакытында, хәрбиләр яшь буын юмашлылар белән очрашуда катнаштылар. Хәрби хезмәт, Русия армиясенең кораллануы, хәрби хәрәкәтләр зонасында булганнарның дуслыгы һәм бердәмлеге турында сөйләделәр.

«Якташларыбызның ярдәме, туган ягыбыздан җылы сүзләр язылган посылкалар һәм хатлар күңелне җылыта. Бу безнең өчен мөһим: безгә ышануларын һәм көтүләрен белү һәм тою», — диләр алар.

«Безнең армия сафларында шундый батыр һәм тугры Ватаныбыз уллары хезмәт иткәндә, күп сынауларны кичергән илебез хәзер дә нык торачак. Фидакарьлек һәм ныклык өчен рәхмәт белдерәбез, җиңү белән көтәбез» дип белдерә социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Чын ватанпәрвәрләр алар
Чын ватанпәрвәрләр алар
Автор:
Читайте нас