Махсус хәрби операция
23 август 2025, 16:25

МХО зонасында булган Мөнир Кунафин Армия мәдәнияте көннәрендә чыгыш ясады

Танылган башкорт язучысы, драматург, «Агыйдел» журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин Башкортстанның Үзәкләштерелгән китапханә системалары директорларының Уфа каласында Армия мәдәнияте көннәре кысаларында уза торган очрашуында катнашты.

МХО зонасында булган Мөнир Кунафин Армия мәдәнияте көннәрендә чыгыш ясадыМХО зонасында булган Мөнир Кунафин Армия мәдәнияте көннәрендә чыгыш ясады
МХО зонасында булган Мөнир Кунафин Армия мәдәнияте көннәрендә чыгыш ясады

Әйтергә кирәк, Мөнир аганың күп кенә иҗади әсәрләре, журналист буларак язмалары да Бөек Ватан сугышы ветераннарына, әфганчыларга һәм, әлбәттә, махсус операциядә катнашучыларга багышланган. 

 — Без, язучылар, тарих язабыз. Махсус хәрби операция темасына минем китаплар, юл язмалары, очерклар чыкты, пьесалар иҗат ителде, — ди замандаш әдип. — Мин кечкенә чакта Бөек Ватан сугышы ветераны булган картәтием янында үстем. Ул дәһшәтле еллар турында күп сөйләде. Һәм өстәвенә безнең буын яшьлегендә шул сугыш турында китаплар укыды — «Яшь гвардия», «Чын кеше турында повесть» һәм башка геройлар, пионерлар хакында күпсанлы китаплар. Без аларны дистәләгән тапкыр укыдык, персонажларның батырлыгына сокландык, аларга охшарга теләдек. Хәтта минем 13 яшьтә язылган беренче хикәям дә сугыш турында иде.

Махсус хәрби операция темасы буенча беренче булып якташ каһарманыбыз Фәнис Хөсәенов турында «Бер гомер генә җитми, күрәсең» очеркы чыкты. Башкорт телендә генә дә аны сигез миллион тапкыр укыганнар. Ләкин барыбер автор канәгатьлек тапмый, чөнки очерк башка кешеләрнең авызыннан ишетелгән мәгълүматларга нигезләнеп язылган. Барысын да үз күзләре белән күрү өчен ул махсус хәрби операция зонасына китә. Иҗади командировкаларда ул ике тапкыр була. Кыю күңелле һәм батыр рухлы коллегабызның уңышлары алга таба да күп булсың!

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Фестивальнең матбугат хезмәте.

МХО зонасында булган Мөнир Кунафин Армия мәдәнияте көннәрендә чыгыш ясады
МХО зонасында булган Мөнир Кунафин Армия мәдәнияте көннәрендә чыгыш ясады
Автор:
Читайте нас