Махсус хәрби операция
23 август 2025, 12:20

Батыр егет — ил күрке

«Гиза» позывнойлы хәрби якташыбыз «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

Батыр егет — ил күркеБатыр егет — ил күрке
Батыр егет — ил күрке

Әлшәй районының Сарай авылында туып үскән, «Гиза» позывнойлы яугир «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Район хакимияте башлыгы Наил Абелгуҗин социаль челтәрдәге үзенең рәсми сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, махсус хәрби операция катнашучысына бүләк хәрби биремнәрне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен тапшырылган.

Наил Рәшит улы геройны лаеклы медале белән котлады һәм тизрәк өенә җиңү белән кайтуын теләде.

«Җиңү безнең кулда булачак. Егетләр һаман нык торалар, яу кырында булып торган авырлыкларга күнеккәннәр. Аллаһы Тәгалә сакласын, барысына да үз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Барысы да шулай булыр дип уйлыйм. Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка һәм бөтен республикага безнең өчен эшләгән игелекле гамәлләре өчен зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте элегрәк «Гиза».

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

Батыр егет — ил күрке
Батыр егет — ил күрке
Автор:
Читайте нас