Махсус хәрби операция
22 август 2025, 05:54

Яугирләргә күчтәнәчкә бал бирделәр

 Умартачылар табышлары белән бүлешә белә!

Яугирләргә күчтәнәчкә бал бирделәрЯугирләргә күчтәнәчкә бал бирделәр
Яугирләргә күчтәнәчкә бал бирделәр

 Умартачылар табышлары белән бүлешә белә!

 

Яңавыл районының Ялгыз-Нарат авылында яшәүче Зинирә һәм Ришат Фәрраховлар инде өченче ел махсус операциядә булган якташларына ярдәм итә. 30 ел умартачылык белән шөгыльләнүче гаилә даими рәвештә үзләренең татлы сые белән алгы сызыктагы егетләрне сыйларга әзер. Алар алгы сызыкка бал җибәрүне изге эшләре итеп күрә.

Бу юлы да алар урындагы Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекмәннәр штабына 50 килограммнан артык татлы һәм хуш исле бал тапшырганнар. "Безнең егетләр файдалы витаминнар алсыннар һәм сәламәт булсыннар. Бу безнең бүген яклаучыларыбыз өчен эшли алганыбызның бик аз өлеше генә», — ди  Фәрраховлар.

 Рәхмәт сезгә, киң күңелле кешеләр! Булганы белән уртаклаша белү зур байлык, иң матур кешелек сыйфаты. Үзегез исән-сау булыгыз, умарталарыгыз үрчесен, ә егетләребезнең ризыклары киң булсын, туган якларга исән-имин кайтырга язсын аларга.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас