

Тәүге кием комплектлары ветераннарга 22 августта армия мәдәнияте көннәре кысаларында тапшырылачак, дип хәбәр итте филиал җитәкчесе Гөлнур Кулсарина.
"Без хәрбиләрдән барлыгы 50гә якын гариза алдык. Һәр ветеранның мөрәҗәгатен «Ватанны саклаучылар» фондының Эксперт советы физик ихтыяҗларны исәпкә алып туры килә торган вариантны сайлап алу өчен индивидуаль карый. Һәр яклаучының үзенә туры килгән киемнең үлчәмен, төсен, моделен сайлау мөмкинлеге булуы мөһим", - дип ассызыклап үтте Гөлнур Галинур кызы.
Исегезгә төшерәбез, реабилитацияләүнең техник чаралары исемлегенә адаптив кием кертү турындагы карар 2025 елның язында " Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Попечительләр советы утырышында кабул ителде. Җәйге, демисезон һәм кышкы кием комплектлары эшләнде, аларның һәркайсы 12 позицияне үз эченә ала. Бөтен Русия буенча адаптив кием алуга 700гә якын гариза килгән, ел ахырына кадәр бер меңгә якын ветеранны кием белән тәэмин итү планлаштырыла, диелә хәбәрдә.
"Инвалид булган махсус хәрби операция ветераннарының күбесе хезмәт куюларын дәвам итәргә, спорт белән шөгыльләнергә, вакытларын гаиләләре белән уздырырга һәм дәүләткә файдалы булырга тели. Без алардан адаптив кием комплектларына 700 гариза алдык инде, һәм бу безнең җитештерүчеләр өчен уңайлы заманча модельләр эшләү һәм булдыру өчен мотивация. Мондый кием функциональ генә түгел, ул кешенең массакүләм җитештерүдә игътибарга алынмый торган реаль ихтыяҗларын исәпкә ала", – дип бәян итеп узды РФ Оборона министры урынбасары, "Ватанны саклаучылар" фонды рәисе Анна Цивилева.
"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.