

Армия мәдәнияте көннәре ачылу уңаеннан Уфада Совет мәйданында "Солдатка хат" акциясе башлана. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм һәм рәхмәт сүзләре калдыра алачак, дип хәбәр итә Уфа тарихы музее директоры Тимур Ильясов. Хатлар җыю өчен тартма совет мәйданында музей инфотрагында— СВО тарихы турында күчмә экспозициядә урнаштырылган. Солдатларга хат язу өчен үзең белән бернәрсә дә алып килергә кирәкми – монда инде махсус бланклар һәм конвертлар әзерләнгән. Оештыручылар сүзләренчә, барлык юлламаларны якындагы гуманитар конвой белән алгы сызыкка китерәчәкләр.
- Акция 22 августта 18.00 сәгатькә планлаштырылган армия мәдәнияте көннәрен ачу тантанасыннан соң башланачак. Шулай булгач, Уфа халкының безнең сугышчыларга иң ихлас һәм җылы сүзләр әзерләргә вакыты бар. Балаларны үзегез белән алыгыз – аларның рәсемнәре белән хәрбиләр блиндажларны бизиләр. Балалардан килгән хатлар да күңелгә ятышлы, - ди Тимур Ильясов. Хатларны 27 августка кадәр язарга мөмкин булачак. Инфотракның эш вакыты 10.00 дән 22.00 гә кадәр. Акцияне Республика Хрби Дан музее, Уфа шәһәре тарихы музее, «Русиянең эзләнү хәрәкәте»нең БР һәм Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлекчәләре оештыра. Башкортстанда ул 2022 елдан бирле үткәрелә, бу вакыт эчендә халык СВО зонасына меңләгән хат җибәргән. Хәрбиләр һәр юлламаны саклый. Туган республикадан килгән хәбәрләр сугышчан рухны күтәреп кенә калмый, ә бөтен Русиянең солдат өчен борчылуын да искә төшерә.