Махсус хәрби операция
22 август 2025, 04:00

Министрның канаты астында

МХО яугире Василий Юрьевич Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында стажировка үтә.

Министрның канаты астындаМинистрның канаты астында
Министрның канаты астында

Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова «Башкортстан Геройлары» проектында катнашучы МХО яугире Василий Юрьевичны үз канаты астына алган.

Министр бу хакта үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән. Ведомство хезмәткәрләре яугиргә юл эшләрен ничек планлаштырулары, транспорт инфраструктурасы һәм юлларны ремонтлаганда кулланыла торган заманча технологияләр турында сөйләгәннәр.

“Василий Юрьевич бер атна юл хуҗалыгы бүлегендә эш атнасы үткәрде, - дип язган Минакова. – Герой эшнең һәр нечкәлеген игътибарлап өйрәнде һәм сораулар бирде”.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас