

«Башкортстан Геройлары» проектында катнашучы Алексей Савельев республика парламентында стажировка үтә башлаган.
БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай стажерлар кабул итә: парламент рәисе Константин Толкачев хәбәр итүенчә, беренче булып килгән Алексей Савельевның ул шәхсән үзе кураторы.
Алексей әлеге вакытта стажировканың беренче этабын үтә. Аппаратның эшчәнлеге белән таныша, документлар белән эшләү механизмнарын, депутат эшчәнлеге нечкәлекләрен өйрәнә. Киләсе этапларда ул депутатларның киңәшмәләрендә, утырышларында, законнар турында сөйләшүләрдә катнашачак.
Стажировка тәмамланганнан соң «Башкортстан Геройлары» проектында катнашучылар карьера үсеше, киләчәктә власть органнарына эшкә урнашу буенча шәхсән киңәшләр алачак.
«Башкортстан Геройлары» проекты быел февраль аенда старт алды. Аның башлануы турында республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.