Махсус хәрби операция
20 август 2025, 06:37

Без сезне көтәрбез!

“Башкортстан” полкында хезмәт иткән яугирләр кыска вакытлы ялдан соң махсус хәрби операция зонасына юлланды.

Без сезне көтәрбез!Без сезне көтәрбез!
Без сезне көтәрбез!

 

Аларны озатырга якыннары, туганнары килде.

Яугирләр ике атна дәвамында гаиләләрендә якыннары янында булды, лагерьларда усмерләр белән батырлык дәресләрендә очраштылар. Салават районыннан “Башкир” позывнойлы яугир үзенең өйләнүе турында әйтте. Аны озатырга тормыш иптәше Ләйсән дә килгән иде. МХОда күрсәткән батырлыклары өчен “Башкир” “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Яугирләрне озатканда республика вице премер-министры Ирек Сәгыйтов чыгыш ясады. Ул “Башкортстан” полкында хезмәт иткән күп яугирләрнең дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүен әйтеп үтте. “14 яугир иң олы – Русия Герое исеменә лаек булды, - диде ул. – Без һәрберсе белән горурланабыз. Башкортстан махсус хәрби операция зонасына даими гуманитар йөк җибәреп тора, яугирләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль- көнкүреш проблемаларын хәл итә. Якыннарыгыз һәм туганнарыгызга аңалулары өчен зур рәхмәт белдерәбез. Без бергә булганда – зур көч!”

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас