Махсус хәрби операция
17 август 2025, 17:00

Премьер-министр Баймак районы волонтёрлары белән күреште

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Баймак районында волонтерлар штабы вәкилләре белән очрашты.

Премьер-министр Баймак районы волонтёрлары белән күрештеПремьер-министр Баймак районы волонтёрлары белән күреште
Премьер-министр Баймак районы волонтёрлары белән күреште

Баймак районында Премьер-министр Андрей Назаров Ишбирде авылында булып кайтты. Анда яшәүчеләр үз инициативалары белән "Надежда" волонтерлык штабы оештырган һәм махсус хәрби операмаскировка челтәрләре җитештерү цехы ачкан.

- Кич белән җыенабыз, эштән соң, кем булдыра ала, иртән килә. Инде йөздән артык маскировка ятьмәсен алгы сызыкка җибәрдек. Мәктәп укучылары да бу игелекле эшкә кушыла. Бездә хатын-кызлар советы актив, барыбыз да Җиңүне мөмкин кадәр якынайтырга телибез. Һәлак булган 13 якташыбызны хәтердә тотабыз. Һәркемне искә төшерәбез, гаиләләренә ярдәм итәбез, - дип сөйләде штаб активисты Зәбирә Халикова.

«Өмет» волонтерлык штабы Ишбирде авылында 2023 елдан бирле эшли. Ул элеккеге спорт комплексы бинасында урнашкан. Искергән бинаны җирле эшмәкәр, хәзер Ишбирде авыл җирлеге башлыгы Динар Иделбаев тәртипкә китергән. Штаб волонтёрлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен даими рәвештә гуманитар җыю оештыра. Посылкалар тирә-яктагы дүрт авыл халкыннан китерелә. 

Августта чираттагы гумконвойны азык-төлек, хәрбиләргә кирәкле кием-салым һәм дүрт автомобиль тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Динар Иделбаев.

- Традиция буенча Башкортстан һәрвакыт, һәр дәвердә җиңүгә үз өлешен кертте. Мисал итеп, мәсәлән Бөек Ватан сугышы елларын гына алсак та, - дип ассызыклады Андрей Назаров. Хәзер сугыш Украина белән генә түгел, ә безгә чит көнбатыш кыйммәтләре белән бара. Һәм без читтә кала алмыйбыз, шуңа күрә һәркем үз урынында булдыра алганны эшли. Ә сезнең бу эшкә мәктәп укучыларын да җәлеп итүегез бик дөрес. Шулай итеп без балаларыбызда дөрес әхлакый кыйммәтләрне ныгытабыз. 

Премьер-министр ишберделеләргә уртак Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм батырлык - һәрчак Башкортстанның үзенчәлекле билгесе булуын әйтте. Ватандашларның битараф булмавы аркасында республика махсус хәрби операция зонасына, шулай ук Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасына 150дән артык гуманитар конвой җибәргән инде.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Премьер-министр Баймак районы волонтёрлары белән күреште
Премьер-министр Баймак районы волонтёрлары белән күреште
Автор:
Читайте нас