Махсус хәрби операция
17 август 2025, 09:00

Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министры улы белән очраша алды

Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында бәян итте. Үзе әйтүенчә, ул очрашуга бик өметләнгән, ләкин улын кочаклап булырмы икәненә соңгы минутларга кадәр икеләнгән, ышанмаган.

Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министры улы белән очраша алдыБашкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министры улы белән очраша алды
Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министры улы белән очраша алды

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова Луганск Халык Республикасында эш командировкасы белән барды.

"Безнең яңа территорияләргә командировкага киткәндә, мин, әлбәттә, үземнең улымны бер генә минутка булса да күрү өметен күңелемдә сакладым. Өмет бар иде, ышаныч юк. 2023 елның декабрендә мин гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына барган идем инде. Тик ул вакытта күрешергә мөмкинлек тумады. Барысын да аңлыйм - хезмәт. Шулай да бу юлы мин штурм полкы составында махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларны үтәүче, дәүләтне һәм иминлекне саклаучы улымны күрә алдым. Бу кыска гына очрашу аның өчен дә көтелмәгән булды. Аз сүзле, сабыр, ашыгучан, ләкин шундый яраткан һәм кадерле улым. Күрергә, кочакларга өлгердем, күз яшьләремне тыеп кала алмадым. Мин аны бик яратам һәм кайтуын көтәм, дип әйтергә өлгердем. Хәзер уллары ата-ана йортыннан ерак булган барлык әниләр кебек үк көтәм. Барыбызга да тыныч күк йөзе насыйп булсын иде", - диде Ирина Александровна.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министры улы белән очраша алды
Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министры улы белән очраша алды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас