

Елена сүзләренчә, ире бер елдан артык махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Ватанга хезмәт итүне сайлаган хәрбинең хатыны тарихын Telegram-каналда Куергазы районы хакимияте чыгарды.
"Минем ирем инде бер елдан артык махсус хәрби операция зонасында. Ул - инструктор, яугирләрне алгы сызыкта беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтә. Бу вакыт эчендә һәр солдат аңа туганнары кебек якын булырга өлгерә, һәм ул һәркем өчен чын күңелдән борчыла", - дип сөйли Елена ханым.
Әйткәндәй, аларның зур гаиләсе бар, өч бала үстерәләр, кечкенәсенә нибары ике яшь. Ир-ат контракт төзегәнче гаилә бизнесын алып барган. Ләкин аның күп кенә дуслары һәм танышлары фронтка киткәч, ул махсус хәрби операция максатларына ирешүгә үз өлешен кертү өчен аларга кушылырга карар кыла.
"Күптән түгел кадерлебез өйгә ялга кайткан иде. Балалар бик сагындылар, һәм бу көннәр бер мизгел кебек үтеп китте. Мин һәрвакыт балаларга аларның әтиләре — чын герой, ул безнең җирне, йортыбызны дошманнардан саклый, дип әйтәм. Без аның кайтуын түземсезлек белән көтәбез, һәм, әлбәттә, Җиңү белән!", - ди солдат хатыны.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә. Республикада контрак төзүчеләргә түләүләр күләме 1 миллион сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә контракт нигезендә бер тапкыр түләнә торган сумма 1 700 000 сум тәшкил итә. Шуның 1 300 000 сум акчасы - республикадан, калганнары федераль дәрәҗәдә билгеләнгән.
"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.