Махсус хәрби операция
16 август 2025, 04:10

Ир-егет яуда сынала

Фәнил Биккуҗин — тумышы белән Күмертау якларыннан, әлеге көндә Уфа каласында яши. Ул «Башкортостан Геройлары» программасында катнашучы буларак демобилизациядән соң тормышындагы үзгәрешләр турында сөйләде.

Ир-егет яуда сыналаИр-егет яуда сынала
Ир-егет яуда сынала

«Филин» позывнойлы ватанпәрвәр ир-егет хәзер яралану сәбәпле демобилизацияләнгән, ләкин гражданкада тормыш армиядәгегә караганда катлаулырак булып чыга. Фәнил әфәнде исә әле күптән түгел генә яңадан хәрби операциягә кайту турында уйлаганын әйтә.

Хәзер Җиңү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләүче егетләргә ярдәм итәсе килә, армия тормышы да аңлаешлырак һәм гадирәк: сиңа бурыч куйдылар, корал һәм ярдәм группасы бирделәр, ә син барасың һәм приказны үтисең. Монда бит баш өстендә тыныч күк йөзе, аяк астында снарядлар шартламый, ә күңелдә авыр, кешеләрне аңлау авыр, яңадан үзеңне, яңа билгеләнешеңне эзләргә кирәк, дип саный ул. Әмма Фәнил төшенкелеккә бирешеп торучылардан түгел.

Реабилитациядән соң Уфадагы Фән һәм технологияләр университетының Урта һөнәри белем институтында укуын тәмамлаган, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, «Боевое братство» төбәк иҗтимагый оешмасыннан иптәшләре белән бергә гуманитар йөкләр җыя һәм илтә. Аннары мәктәпләрдәге батырлык дәресләрендә чыгыш ясый. Вакыйгалар әйләнәсендә булганда, башкаларга ярдәм итәсең, һәм үзеңә дә җиңелрәк, ди Фәнил ага.

Ә тагын ул «Башкортстан Геройлары» төбәк кадрлар программасының 70 финалистларының берсе булды, шуңа күрә алда аны, мөгаен, яңа үсеш нокталары, яңа мөмкинлекләр көтә. Алга таба үсәргә теләүчеләрне ачыклау, гражданлык тормышында җәмгыятькә файда китерү программасы шуңа исәпләнгән дә. Фәнил Биккуҗин кебекләрнең тәҗрибәсе тыныч тормышта да кирәк. Махсус хәрби операциядә хезмәт итү аны бурычларны хәл итүгә җитди караш белән килергә, логик яктан фикер йөртергә, куелган максатларга ирешергә, үзе турында түгел, ә беренче чиратта үз командасы турында уйларга өйрәткән. Икенче яктан, «Башкортстан Геройлары» кадрлар программасы, социаль тернәкләндерү кебек, анда катнашучыларга яңа өлкәдә үз көчләренә ышанырга ярдәм итә.

 — Махсус хәрби операция безнең җиңү белән тәмамланачак, һәм егетләр өйләренә кайта башлаячагына иманым камил. Без алар җәмгыятебез һәм илебез файдасына яшәсен һәм эшләсен өчен бөтен шартларны тудырырга тиеш, — дип сөйли Фәнил.

Язма героебыз ышанган патриотлар һәм тумыштан хәрбиләр разрядыннан. Ул хәрби хезмәтне үз вазыйфасы буенча сайлаган ир-атлар категориясеннән.

Сүз уңаеннан, аңа юкка гына «Филин» позывное бирелмәгән. Барлык сугышчан бурычларга ул төнлә, кешенең йокысы ныграк булган сәгатьләрдә генә йөргән. Һәм үзе дә төнге сәгать өчтән иртәнге алтыга кадәр кизү торуны беркемгә дә ышанып тапшырмады. Бервакыт аның уяулыгы иптәшләренең гомерен саклап та калган әле. Фәнил шартлы сигнал белән үз кешеләрен уята, алларына пулеметларын куялар һәм тирә-якны ут белән «тикшерәләр». Җавап итеп кычкырган тавышлар ишетелә. Дошман кинәт һөҗүм итә алмый.

Фәнил абый яу кырында күрсәтелгән каһарманлыклары өчен «Батырлык» ордены, Суворов һәм Генерал Шәйморатов медальләре белән бүләкләнгән.

«Республика Башкортостан» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Ир-егет яуда сынала
Ир-егет яуда сынала
Автор:
Читайте нас