

Шәхси хәрби компанияләрдә һәм башка оешмалар составында РФ Оборона мнистрлыгына махсус хәрби операция кысаларында ярдәм итүчеләр инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе ала алачак. Бу турыда Русиянең социаль фонды хәбәр иткән.
Беренче төркем инвалидлык алганнарның пенсия күләме 26500 сум (социаль пенсиянең 300 процентын тәшкил итә), 2 төркемдәгеләрнеке – 22100 сум (социаль пенсиянең 250 процентын тәшкил итә), 3 нче төркемдәгеләрнеке 15400 сум булачак (социаль пенсиянең 250 процентын тәшкил итә).
Берәр якын туганын караган МХО ветеранының пенсиясенә 2900 сум өстәләчәк. Ветераннар берьюлы өч кешене караулары өчен акча алала.
Социаль фонд пенсияләрне автомат рәвештә билгели. Беркая да барып мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Мондый пенсияләрне 2014 елның 11 маеннан ДНР, ЛНР һәм Луганск Республикасы Халык милициясендә хезмәт итчүеләр ала алачак.