Махсус хәрби операция
15 август 2025, 04:47

"Башка аналар кебек баламның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуын көтәм"

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова махсус хәрби операция зонасында улы белән  очрашкан.

"Башка аналар кебек баламның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуын көтәм""Башка аналар кебек баламның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуын көтәм"
"Башка аналар кебек баламның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуын көтәм"

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова махсус хәрби операция зонасында улы белән  очрашкан.

Луганск Халык Республикасына эш сәфәре белән баргач, ул улы белән очрашуга өметләнгән, әмма сугыш шартларында моның килеп чыкмау ихтималлыгы да зур булуын аңлаган.

  • Русиянең яңа территорияләренә командировкага юллангач, улымны бер генә минутка булса да күрергә өметем зур иде, - дип сөйләгән ул. – 2023 елның декабрендә командировкага баргач, очраша алмадык. Улым штурм бригадасы составында хезмәт итә. Улым күп сөйләми, гел ашыга, әмма шулкадәр газиз һәм якын... Күрешеп, очрашу бәхете тиде, күз яшьләремне тыя алмадым...Мин аны бик көтүемне генә әйтә алдым. Башка аналар кебек баламның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуын көтәм. Балаларыбыз исән йөрсеннәр!

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас