Махсус хәрби операция
11 август 2025, 05:58

Аналар көтәләр улларын

МХО зонасыннан әниләре янына ялга кайтканнар.

Аналар көтәләр улларынАналар көтәләр улларын
Аналар көтәләр улларын

Көергәзе районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, Абдулла авылында яшәүче Рәйфә ханым Якупованың әле иң шатлыклы көннәре: махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче уллары кыска вакытлы ялга кайтканнар.

Ул уллары белән горурланып: “Минем бөркетләрем!” – ди. Егетләр барсы да МХОда офицер званиесендә хезмәт итә.

Аңа кадәр район хакимиятендә 2022 елдан бирле МХО зонасында хезмәт итүче яугирнең әнисе турында сөйләгәннәр иде. “Мин улым белән горуланам, - ди әни кеше. – Ул илебезнең язмышы хәл ителгән урында”.

Улы Төньяк Кавказда хезмәт иткән, хәрби тәҗрибәсе бар. Өлешчә мобилизация башланып повестка килгәч, бер шиксез хәрби комиссариатка юллана. Фронтның алгы сызыгында күрсәткән батырлыклары өчен Шәйморатов һәм Жуков медальләре белән бүләкләнгән. “Улым өч елда дүрт тапкыр ялга кайтты, – ди ана кеше. – Аның кыска гына вакытлы ялга кайтуы – безнең өчен чын бәхет. Кичләрен сөйләшеп утырырга яратабыз, тормыш, дөньядагы бөтен хәлләр турында фикер алышабыз. Улымның куллары алтын, хуҗалыкта бик ярдәм итә. Даими шалтыратып тора, аның җылы сүзләре миңа терәк булып тора. Мин улым белән горурланам!”

Благовар районында да МХОдан “Грат” һәм “Грот” позывнойлы ике улы 94 яшьлек әниләре янына кыска вакытлы ялга кайтканнар. Нәзирә Гадельша кызы улларына: “Җиңү белән кайтыгыз, балакайларым!” – дип тели. Олы абыйсы фронтка китәргә дип карар кылгач, кече энесе дә аңардан калышмый: РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи.  

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 50дән артык ярдәм төре күрсәтелә.

Аналар көтәләр улларын
Аналар көтәләр улларын
Аналар көтәләр улларын
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас