

«Фонд хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирү датасыннан әлеге таныклыкны бирә торган федераль дәүләт органнарыннан алынган мәгълүматлар буенча түләүне билгели. Махсус хәрби операция ветеранына ЕДВ рәсмиләштерү өчен СФР бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми», — дип аңлаттылар ведомствода.
Социаль Фондта айлык акчалата түләү составына социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ) керүен искәрттеләр. Ул дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүне, шифаханә-курортларда дәвалануны, дәвалану урынына шәһәрара транспортта бару һәм кире кайтуны, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүне үз эченә ала. Индексацияне исәпкә алып, 2025 елның 1 февраленнән ул 4582,04 сумны тәшкил итә, шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе дә — 1 728,46 сум.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына айлык акчалата түләү билгеләгәндә, социаль хезмәтләр җыелмасы автомат рәвештә акчалата эквивалентта билгеләнә. Льготага ия булган кеше югарыда күрсәтелгән хезмәтләр итеп натураль рәвештә НСУ ала мөмкинлегенә ия. Хезмәтләрнең тулы җыелмасын яки аларның бер өлешен сайларга мөмкин. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр тиешле гариза бирергә кирәк.
Моны Дәүләт хезмәтләре порталында эшләү уңайлырак, шулай ук НСУ бирү формасын үзгәртүгә гаризаны МФЦда яки СФР төбәк бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
Моңарчы хәбәр иткәнебезчә, Башкортстанда махсус хәрби операциягә контракт нигезендә китүчеләргә бер тапкыр түләү вакытын озайттылар.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.