Махсус хәрби операция
10 август 2025, 18:00

"Аның йөзендәге шатлыгы ихлас иде"!

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов МХО зонасында Курск өлкәсендәге күренекле Сережа белән очрашкан.

"Аның йөзендәге шатлыгы ихлас иде"!"Аның йөзендәге шатлыгы ихлас иде"!
"Аның йөзендәге шатлыгы ихлас иде"!

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов МХО зонасына гуманитар ярдәм итәргә баргач Курск өлкәсендәге күренекле Сережа белән очрашкан. Ул 10 яшьлек малайга республика волонтерлары тапшырган бүләкләрне биргән.

Сережа Курск өлкәсен ВСУ гаскәрләреннән азат итүче Русия хәрбиләре колоннасын сәламләве белән билгеле булды. Русия яугирләре аңа “Патриот” позывное биргән һәм ул Курск халкының батырлык символына әверелде.

Кушнаренко районында яшәүче Злата белән Василиса Сережага атап бүләкләр җибәргәннәр. “Бүләкләрне алганда Сережаның йөзендәге шатлыгы ихлас иде, ул кызларга сәлам әйтергә кушты, - дип тәэссоратлары белән бүлешкән район хакимияте башлыгы. – Сережа, Злата, Василиса кебек балаларның булуы киләчәккә өмет уята, илебезнең киләчәге ышанычлы кулларда булуына шигем юк”.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас