Стәрлетамакта Радий Хәбиров катнашында МХО геройларына мемориал ачылды

Стәрлетамак шәһәренең Җиңү паркында махсус хәрби операциядә яугирләр хөрмәтенә мемориаль комплексны ачу тантанасы булды. Бу вакыйга ветераннарны, хәрбиләрне, аларның гаиләләрен, волонтерларны һәм шәһәр халкын җыйды.

Стәрлетамакта Радий Хәбиров катнашында МХО геройларына мемориал ачылдыСтәрлетамакта Радий Хәбиров катнашында МХО геройларына мемориал ачылды
Стәрлетамакта Радий Хәбиров катнашында МХО геройларына мемориал ачылды

Мемориал Ватанны саклаганда һәлак булганнарны искә алу һәм хәзер алгы сызыкта булганнарга ихтирам белдерү символы булды. Тантанада геройларга, аларның гаиләләренә һәм фронтка ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Алып баручы билгеләп үткәнчә:

 — Без һәлак булганнарның якты истәлеге һәм исән-имин кайтканнарның батырлыгы алдында баш иябез. Геройларның гаиләләренә мәхәббәтләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Мемориалны ачу хокукы Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка, Стәрлетамак хакимияте башлыгы Эмиль Владислав улы Шәймәрдановка, Стәрлетамак махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе Филүс Урал улы Аслыгужинга, Стәрлетамак шәһәренең Ватан сугышчылары гаиләләре төбәк комитеты җитәкчесе Янина Рәшит кызы Волочаевага бирелде. Радий Фәрит улы ассызыклаганча, мемориал һәлак булганнарга гына түгел, ә тере геройларга да багышланган:

 — Бу мемориал — кайгы һәм горурлык символы. Ул үз гомерен биргәннәрне һәм кулларына корал тотып илне саклаучыларның каһарманлыгын берләштерә. Аның девизы — «үзебезнекеләрне ташламыйбыз».

Бу көнне Республика Башлыгының Рәхмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм үзәгенә (җитәкчесе Евгения Долгих), шулай ук Филюс Аслыгужинга һәм Янина Волочаевага тапшырылды. Эмиль Шәймәрданов һәйкәл ачылу көнен шәһәр өчен үзенчәлекле, дип атады һәм яугирләрнең батырлыгы Стәрлетамак тарихына мәңгегә язылуын билгеләп үтте. Филүс Урал улы исә фронтка ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде һәм

 — Без сезне Җиңү белән исән-сау өйләрегезгә кайтуыгызны көтәбез, диде.

Янина Волочаева билгеләвенчә, Стәрлетамак яшьләре өчен мемориал батырлык һәм ватанпәрвәрлек мәктәбе булачак. Аны рнаштыру инициативасы Стәрлетамактагы Ватаныбыз яугирләре гаиләләренең төбәк комитетына карый. Комплекс Җиңү паркында, яшь парларның элеккеге балюстрадасы урынында урнашкан, бу шәһәрнең мемориаль зоналарының бердәм концепциясен булдырырга мөмкинлек биргән: Бөек Ватан сугышыннан алып Әфганстанга, Чечняга һәм махсус хәрби операциягә. Композициянең үзәгендә өч сугышчының бронза фигуралары бар: мобилизацияләнгән, ирекле һәм регуляр Армия сугышчысы (биеклеге 2,28 метрны тәшкил итә).

Ян-якларында массив плитәләр: берсендә әниләр, хатыннар һәм волонтерлар сурәтләүче хатын-кыз, икенчесендә яу яланына өйдән килгән хат укучы яугир төшерелгән. Мемориалның гомуми озынлыгы — 12 метр. 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Чыганак: «Стерлитамакский рабочий».

 

Стәрлетамакта Радий Хәбиров катнашында МХО геройларына мемориал ачылды
Стәрлетамакта Радий Хәбиров катнашында МХО геройларына мемориал ачылды
Автор:
Читайте нас