Әтисенең позывноен алган

Архангель районында яшәүче Ирек махсус хәрби операциягә әтисенең позывное – “Лемеза” белән киткән.

Әтисенең позывноен алганӘтисенең позывноен алган
Әтисенең позывноен алган

 

Аның тарихын Башкортстанның МХО ветераннары ассоциациясендә бәян иткәннәр. МХОга башта Ирекнең әтисе юллана. Үзләрендә аккан елганың исемен ул позывное итеп ала. Өйгә кайтканнан соң ул бу позывнойны улына тапшыра һәм аның изге эшен улы дәвам итәчәк, дип ышана. Улын фронтка озатканда ул уңышка дип кул сәгатен дә бирә.

“Лемеза” әлеге вакытта пилотсыз очучы аппарат операторы булып хезмәт итә. Ирекнең әтисе дә фронтның алгы сызыгына  кире әйләнеп кайткан, әмма бу юлы ул үзенә икенче позывной алган. Аның алтын куллары тылда алыштыргысыз – ул техника ремонтлый. Яшь яугирләр аны хөрмәт итеп “Дед” дип йөртәләр.

Исегезгә төшерәбез, контракт төзеп МХОга юлланган очракта яугирләргә 1 млн сум акча түлиләр. Бер тапкыр бирелә торган компенсация 1 млн 700 мең сум тәшкил итә. 1 млн 300 мең сумын республика түли, калганы федераль бюджеттан. МХО яугирләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 50 дән артык ярдәм чарасы эшли.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас