Уфада МХО яугиренә кыйммәтле дроннар тапшырдылар

Хәрби билгеләнештәге махсус җиһазларны алгы сызыкка «Ральф» позывнойлы хәрби алып бара.

Уфада МХО яугиренә кыйммәтле дроннар тапшырдыларУфада МХО яугиренә кыйммәтле дроннар тапшырдылар
Уфада МХО яугиренә кыйммәтле дроннар тапшырдылар

Уфада «Ральф» позывнойлы махсус хәрби операция катнашучысына чираттагы гуманитар йөк партиясен тапшырдылар. Башкаланың Октябрь районы хакимияте башлыгы Антон Тарасов хәбәр иткәнчә, хәрбинең чираттагы кыска вакытлы ялы бара. Ялдан соң ул фронтка Mavic 3 квадрокоптеры һәм FPV-дрон белән фронтка кайтачак. Яугиргә җиһазларны битараф булмаган кешеләр һәм эшмәкәр Муса Мәҗитов әзерләгән.

Моңарчы «Башинформ» хәбәр иткәнчә, «Ральф»ка «эндуро» класслы мотоцикл, дроннар өчен махсус җайланмалар һәм УАЗ автомобиле тапшырганнар. Исегезгә төшерәбез, «Ральф» — Курск өлкәсендәге хәрби хәрәкәтләрдә яраланган. Ир-ат контрактка кул куюга кадәр Эчке эшләр министрлыгы структурасында хезмәт иткән, Уфада җәмәгать тәртибен тәэмин иткән. Аның белән хәрби хәрәкәтләр зонасында башкала мэры Ратмир Мәүлиев тә очрашты. Курск өлкәсендә ул «Ральф»ка һәм аның сугышчан иптәшләренә генерал Шайморатов медален, шулай ук автомобиль һәм радиоэлектрон көрәш чараларын тапшырды.

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Уфада МХО яугиренә кыйммәтле дроннар тапшырдылар
Уфада МХО яугиренә кыйммәтле дроннар тапшырдылар
Автор:
Читайте нас