

Монументның авторы — Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков. 2,2 метр биеклектәге бронза скульптураны Мәскәүдә коеп Башкортстанга алып киләләр.
Тантаналы чарада хәрбинең әти-әнисе Владимир һәм Алинә Серафимовлар, аның хезмәттәшләре, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм хәрби-патриотик берләшмәләр активистлары катнашты.
Башкортстан Башлыгы десантчы сугышчыларны бәйрәм белән котлады һәм Максим Серафимовның исеме республиканың хәрби дан тарихына язылуын ассызыклады.
— Һава-десант гаскәрләре көнендә без Русия Герое Максим Владимирович Серафимовка һәйкәл ачабыз. Аның язмышын белгәч, дөресен генә әйткәндә, аның батырлыгына шаккаттым. Ул олуг батырлык кылган, иптәшләрен яклаган һәм коткарган. Без аның истәлеген мәңгеләштерергә кирәклеген аңлый идек. Шуңа күрә «Патриот» паркына Максим Серафимов исемен бирергә һәм биредә Геройга һәйкәл куярга карар кылдылар. Бу бик мөһим, — диде Радий Хәбиров. — Без биредә әзерлек узачак малайларның Максим Серафимов турында белүләрен, аны батырлык һәм ныклык үрнәге итеп алуларын теләр идек.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.