Сезне исән-сау өйдә көтәбез!

Уфадан СВО зонасына «Башкортостан» мотоукчылар полкы хәрбиләрен озаттылар.

Сезне исән-сау өйдә көтәбез!Сезне исән-сау өйдә көтәбез!
Сезне исән-сау өйдә көтәбез!

 Сугышчылар өйләрендә ике атналык ял уздырдылар. Сугышчыларга республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов хәер-фатихасын бирде. Ирек Сәгыйтов Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменнән солдатларга һәм офицерларга хәрби хезмәтләре өчен, ә аларның гаиләләренә сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, башкорт сугышчылары алгы сызыкта батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтәләр. "Сез Русия гаскәренең данлы традицияләрен дәвам итәсез һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булып торасыз. Сез сугышчан бурычларны намус белән үтисез. Без сезгә һәм гаиләләрегезгә һәрдаим ярдәм итәчәкбез,шикләнмәгез. Озакламый сез үз подразделениеләрегезгә барып җитәрсез. Башкортстаннан булган хезмәттәшләрегезгә сәлам әйтегез. Сезне исән-сау өйдә көтәбез. Туганнарыгыз өчен борчылмагыз. Республика Сезнең гаиләләргә тиешле ярдәмне күрсәтә, бу безнең бурыч", - диде Ирек Сәгыйтов.

Ирек Сәгыйтов шулай ук билгеләп үткәнчә, республика даими рәвештә СВО зонасына гуманитар йөк һәм сугышчылар заявкалары буенча иң кирәкле әйберләр китерә.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас