СВО ветераннары «Абилимпикс» чемпионаты финалына чыкты

 Артем Мөхәррәмов һәм Дмитрий Полубояринов чемпионат финалында республика данын яклаячак, ул октябрьдә узачак.

СВО ветераннары «Абилимпикс» чемпионаты финалына чыктыСВО ветераннары «Абилимпикс» чемпионаты финалына чыкты
СВО ветераннары «Абилимпикс» чемпионаты финалына чыкты

 Артем Мөхәрәмов һәм Дмитрий Полубояринов чемпионат финалында республика данын яклаячак, ул октябрьдә узачак.

 

 Башкортстанның ике вәкиле, Артем Мөхәрәмов һәм Дмитрий Полубояринов, «Абилимпикс» СВО яугирләре арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат финалына чыкты. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Артем Мөхәрәмов «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре» компетенциясендә чыгыш ясады, Дмитрий Полубояринов — «Поварское дело» осталыгында. Алар октябрь аенда узачак чемпионат финалында Башкортстан данын яклаячак.

"Ветераннарның иңнәрендә – СВОда хезмәт, авыр җәрәхәтләр. Артем ике тапкыр „Батырлык өчен“ медале белән бүләкләнгән, хәзер безнең „Ватанны саклаучылар“ фонды филиалында социаль координатор булып эшли, спорт белән шөгыльләнә, патриотик чараларда катнаша.

Дмитрий, өенә кайтканнан соң, шулай ук актив тормыш алып бара, гуманитар йөкләр формалаштырырга ярдәм итә. Егетләрен уңышлары белән котлыйм! Республика Сезнең белән чынлап горурлана. Рухи көчегез һәм башкаларга үрнәк күрсәтүегез өчен рәхмәт», — дип котлады финалистларны Радий Хәбиров.

 

СВО ветераннары «Абилимпикс» чемпионаты финалына чыкты
СВО ветераннары «Абилимпикс» чемпионаты финалына чыкты
СВО ветераннары «Абилимпикс» чемпионаты финалына чыкты
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас