

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Мишкә районыннан СВОда һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә генерал Шайморатов орденын тапшырды.
30 июльдә Мишкә авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Игорь Кылдыбаев, Вячеслав Котлуметов, Виталий Кибәтуллин, Алексей Исәмәтов, Илмир Миргалиев, Александр Доминикин, Илназ Хасипов гаиләләре белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе хәрбиләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты һәм аларга хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелгән генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.
– Сезнең балаларыгыз, ирләрегез – илебезне саклап, үз бурычларын намус белән үтәгән чын геройлар. Без аларның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Хәзер сезне игътибар һәм хәстәрлек белән уратып алу мөһим. Вакыты җиткәч, махсус хәрби операция безнең җиңү белән тәмамланачак, һәм без, һичшиксез, Уфада Хәтер мемориалы булдырачакбыз. Ул Башкортстанның чын уллары –намус белән сугышчан бурычларын үтәгән якташларыбызның батырлыгына багышланачак.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, төбәктә СВО яугирләренең гаиләләренә ярдәм итүнең киң комплексы гамәлдә, ә район администрациясендә сугышчыларның туганнарына һәм якыннарына тиешле ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзерләр.
Фото:mgazeta.com