"Яугирләр Ватанны саклаганда, балалары монда мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел"

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров МХО яугирләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә дип белдерде.

"Яугирләр Ватанны саклаганда, балалары монда мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел""Яугирләр Ватанны саклаганда, балалары монда мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел"
"Яугирләр Ватанны саклаганда, балалары монда мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел"

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров МХО яугирләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә дип белдерде. Ул ярдәм күрсәткәндә җаваплы булырга чакырды.

Башкортстанда махсус хәрби операциядә хезмәт иткән яугирләргә дәүләт һәм социаль ярдәм күрсәтүгә зур әһәмият бирелә. Бүгенге көндә 54 төр ярдәм чарасы эшли. Мәгариф, медицина ярдәме, социаляклау, эшкә урнашу, көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча кагыла алар.

  • Без аларга сәламәтлекләрен ныгытырга, яңадан берәр һөнәргә укырга, күңеленә яткан шөгыльлне табарга мөмкинлек бирәбез, - диде республика җитәкчесе. – Яугирләрнең балаларына игътибар бирергә тырышабыз. Аларның әтиләре Ватанны саклаганда алар монда мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел. Туклану, белем бирү, үсеш өчен мөмкинлекләр – болар без күрсәткән ярдәмнең азы гына”.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас