

Челтерәп аккан чишмәләр батыр егет турында истәлекләрне яңартып торыр.
Кичә, 27 июль көнне, Миякә районы Әнәч (Миякәбаш) авылында кайгыга да, шатлыкка да урын булган вакыйга узды. 2024 елда СВОда батырларча һәлак булган очучы Илшат Галләмов истәлегенә аның әтисе Сәгадәт, әнисе Вәсилә һәм авылдашларның көче белән "Илшат чишмәсе" дигән ял урыны ачылды.
⠀
Оештыру эшенә алынучыларның сүзләренә караганда, бу урында элек-электән чишмә булган. Шул исемсез чишмәне чистартып, тирән итеп казып, тирә-ягы төзекләндергәннәр.
Авыл халкы һәм килгән кунаклар хәзер тәмле чишмә суы белән сыйланган, монда ял иткән саен, Әнәчнеңң батыр егетен искә алырлар дип ышана алар.
⠀
Чарада Илшат Сәгадәт улының туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты.
Һәрберсе мәрхүм турында җылы истәлекләре белән бүлеште. Коръән сүрәләре дә, мөнәҗәтләр дә, үзәкләрне өзеп, тирә-юнгә яңгырады. Бүгенге көндә онытылып барган, ата-бабаларыбыздан калган гадәт буенча, көянтә-чиләкләр белән чишмәдән су алу йоласын да мәктәп укучылары күркәм итеп күрсәтте.
⠀Ачылышта катнашучылар чишмә юлын үлән басмас, мәрхүмнәрнең рухы шат булыр дигән ышанычта калды.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге.
Фотолар: Илдар Еникеев.