«Кореш» позывнойлы яугир яралыларны коткара

Федоровка районының Ветеринария хезмәте җитәкчесе, «Кореш» позвное белән билгеле яугир — инде 7 ай контракт нигезендә Русия Оборона министрлыгы сафларында хезмәт итә.

«Кореш» позывнойлы яугир яралыларны коткара«Кореш» позывнойлы яугир яралыларны коткара
«Кореш» позывнойлы яугир яралыларны коткара

Моңа кадәр ул берничә ел гражданлык өлкәсендә хезмәт иткән, әмма армия бүлекчәләренә кушылырга карар кабул иткән. Бүген аның бүлекчәсе Костромада урнашкан. «Кореш»ның абыйсы бронетөркемдә хезмәт итә, ә үзе медицина взводында.

Беренче ике атнада ул гомуми хәрби әзерлек узган, ә аннары гыйнварда тактик медицина курсларына укырга керә. Хәзер якташыбыз санитар инструктор вазыйфаларын башкара һәм медвзвод бүлекчәсе командиры итеп билгеләнә, дип хәбәр итә «Башкирский батальон» Телеграм-каналы.

Төп бурыч — яралыларны хәрби хәрәкәтләр зонасыннан эвакуацияләү. Аның сүзләренчә, кайвакыт утны туктатуны көтәргә туры килә, ләкин ешрак — ут, атыш астында эшли. Ул шәхсән ике авыр яраланган хезмәттәшен коткарган, ә төркем составында дистәләгән хәрби хезмәткәрне эвакуацияләгән. Авыр шартларга карамастан, подразделениедә мораль кәеф югары.

«Кореш» белән бергә Мәләвез һәм Стәрлетамак егетләре — хәрби бурычларны иңгә-иң куеп башкаручы якташлар хезмәт итә.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Молодежная газета».

«Кореш» позывнойлы яугир яралыларны коткара
«Кореш» позывнойлы яугир яралыларны коткара
Автор:
Читайте нас