

Ярмәкәй районыннан гуманитар конвой махсус хәрби операция зонасына 3,5 тонна төрледән-төрле кирәк-яраклар җыелган ярдәм китергән. Колоннаны муниципалитет башлыгы Рөстәм Әлимгафаров җитәкләгән. Якташлар ярдәме Луганск һәм Донецк Халык республикаларында, шулай ук Запорожье өлкәсендә һәм Белгород өлкәсенең чик буе территорияләрендә хәрби бурычларны үтәүчеләргә тапшырылган.
Рөстәм Әлимгафаров хәбәр иткәнчә, яугирләр батырларча һәм җаваплы хезмәт итәләр. Алар туган якларына сәлам әйтәләр һәм күрсәткән ярдәмнәр өчен рәхмәт сүзләрен белдерәләр.
«Мондый очрашулар бик күңелле. Әйтерсең, өйдә булдык. Безнең турыда кайгыртулары бик күңелле һәм безгә көч-куәт бирә» — дип ассызыклады яугирләр.
Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң махсус операция зонасына гуманитар ярдәм белән чираттагы колонна юл тотачак, дип билгеләп үтте Рөстәм Әлимгафаров. Күптән түгел Башкортстаннан МХО зонасына гуманитар колоннаны Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев җитәкләгән иде.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.