

Ул 25-29 июль көннәрендә Казанда уза. Кичә Казанда «Абилимпикс»махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионатны ачу тантанасы булды.
Чемпионат Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә уздырыла. Оештыручылар - «Ватанны саклаучылар» МХО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды ярдәмендә Русия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Федераль оператор - һөнәри белем бирүне үстерү институты, региональ оператор - Татарстан Республикасының һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге, эшлекле программа партнеры – «Белем» Русия җәмгыяте.
Чемпионатта катнашучыларны Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләде. Ул ассызыклаганча, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм ветераннарга сәламәтлек буенча чикләүләр белән ярдәм итү системасы үсә, эчтәлекле һәм кирәкле планнар һәм инициативалар белән тулылана, конкрет тормыш хәлләрен исәпкә ала.
Фото: "Молодежная газета".