

“Республика Геройлары” финалында СВО ветераны Илдар Вәлиев та катнашты.
Илдар Фаат улын Бишбүләк районында күпләр белә һәм аның турында иң яхшысын гына әйтә алалар. Белемле һәм җаваплы белгеч, авылның актив кешесе, туган ягы өчен җан атучы, Русиянең чын патриоты.
2022 елның көзендә уздырылган өлешчә мобилизация кысаларында ул махсус операциягә китә. Хәрби бурычына тугры, куелган барлык хәрби бурычларны үтәп, хезмәтне намус белән үти.
Әмма 2023 елның декабрендә гаилә шартлары буенча демобилизацияләнә һәм өенә кайта. Хәзер ул элеккеге эш урынында — Русия Социаль фонды бүлегендә эшли.
Проектта катнашу турындагы карарны гади аңлата.
- Яңа белемнәрем һәм тәҗрибәм нәтиҗәсендә җәмгыятькә тагын да күбрәк файда китерергә телим. Яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнергә, волонтерларга иҗтимагый башлангычларында ярдәм итәргә, һөнәри эшчәнлекләрендә яңа нәтиҗәләргә ирешергә, – дип уртаклаша Илдар Фаат улы